erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Инфаркт кичергән әниләре янына барганда юлда әтиле-кызлы һәлак булган

Башкортстанның Бөре районындагы коточкыч авариядә күпбалалы 46 яшьлек ата белән аның кечкенә кызының гомере өзелде.

26 гыйнварда, Уфа - Яңавыл юлының 88нче чакрымында, Үгез авылыннан ерак түгел «Лада Калина» һәм «Вольво» машиналары бәрелешә. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, буран аркасында авыр тагылма каршы як полосага килеп чыга һәм җиңел машинаны изә. Соңрак ачыкланганча, һәлакәт булган участок күптән авария хәлендә дип табылган һәм шуңа күрә анда тизлекне сәгатенә 70 чакрымга кадәр чикләүче юл билгесе урнаштырылган. Мондый карар дәүләт автоинспекциясе һәм юл хезмәтләре тарафыннан кабул ителә, чөнки трассаның бу участогында даими рәвештә колеялар барлыкка килә һәм җитди аварияләр була. Тик чикләү билгеләре дә ярдәм итми.

Авариядә 46 яшьлек Артур Михайлов һәм аның сигез яшьлек кызы Кристина һәлак булган.

- Кызны хәтта балалар кәнәфие дә коткармады. Шоферның да хәвефсезлек мендәре юк иде, ә бәрелешү көчле булган, - дип сөйли шаһитлар.

Артур дәваханәдә ятучы хатыны янына китеп барган була, бәләкәй кызын да үзе белән ала. Гаиләдә тагын ике кыз үсә. Хатын күптән түгел инфаркт кичергән. Бу кайгыны ул ничек күтәрер?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото:topgearclub.ru Кызыл таң

Автор: Резеда Галикәева

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X