Йөрәгем кушканга килдем
Җиңү яулап кайтсыннар
Бүген Арча үзәгендә Россиягә Донецк, Луганск, Запорожье, Херсон өлкәләре кушылуны бәйрәм итү көнен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү максатыннан “Za наших" хәйрия акциясе үткәрелде. Бирегә барлык мәктәплардән, балалар бакчаларыннан хезмәткәрләр килган иде. Алар оекбашлар, башка кием-салым, азык-төлек алып килгәннәр.
- Без, хезмәткәрләр, үзара акча җыйдык һәм шуңа тушенкалар, башка ризыклар алдык, - диде җиденче балалар бакчасы җитәкчесе Диана Сөләйманова.
- Безнең балалар бакчасы дә азык-төлек әзерладе, - диде дүртенче балалар бакчасы җитәкчесе Наилә Сәмиева.
Арча үзәгендә узган чарада һәркем үз өлешен кертергә тырышты, район халкы, олысы-кечесе, барлык оешмалар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре, эшмәкәрләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга беренчел кирәк-яраклар, азык-төлек,
җылы киемнәр тапшырды.
- Минем махсус хәрби операция барган зонада киявемнең туганы Илһам Хәсәнов хезмәте итә. Әмма мин бирегә йөрәгем кушканга килдем. Мин пенсиядә. Кулымнан килганчә ярдәм итәргә теләдем, - диде кибеттән дөнья кадәр әйбер алып килеп тапшырган Арчада Вахитова урамында яшәүче Татьяна Носкова
Чарага очраклы гына эләккән, Арча аркылы үтеп барганда күреп туктаган Оренбург егете дә катнашып китте. "Эш буенча узып барышым, туктап нинди чара икәнен белешкәч беренче очраган кибеткә бардым. Бик игелекле эшләр башкарыла сездә" диде һәм зур-зур алты пакетын гуманитар ярдәмгә тапшырды ул.
Илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә якташларыбыз әзерләгән гуманитар ярдәм имин барып җитсен! Җиңү яулап исән-имин кайтсыннар.
Тулырак газетабызнын киләсе санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев