erid:2VtzquqpS7d
Ир--ат хезмәттәшебез югалып калды
Арча яңалыклары

Ир--ат хезмәттәшебез югалып калды

Редакциядә ир-ат хезмәттәшебезгә көтмәгәндә бер хатын-кыз шалтыратты. Ул аңа йомшак урын--җир тәкъдим итте. Хезмәттәшебез югалып калды. Ничек инде "постель..."

Бераз тын торгач: "Нинди постель?" -- дип сорый. "Бүләк! -- ди мөлаем тавыш. -- Хәзер килеп җитәбез!"

Трубканы куйгач, хезмәттәшебез, чираттагы мошенниклар инде болар, дип пошаманга кала. Ә безгә кызык...

Озак та үтми тегеләр килеп тә җитә. "Сезгә бүләк!" -- дип хезмәттәшебезгә урын--җир әйберләре сузалар.

Әмма хезмәттәшебез бүләкне алырга ашыкмый.

Бактың исә, хезмәттәшебезнең кызы әтисенә Яңа ел бүләге ясаган икән!

Яңа ел белән сезне!

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев