erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Ирем җәберли! Туктатыгыз үзизоляция режимын!"

Соңгы айда ире ягыннан физик көч кулланудан интегүче хатын-кызлар 2,5 тапкыр артты.

Россиядә үзизоляция режимы нәтиҗәсендә өйдә көч куллану очраклары саны арткан. Бу хакта хатын-кызлар өчен кризис үзәкләре мәгълүматлары сөйли.

Россиядә Кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Москалькова өйләрендә төрле физик көч куллануга дучар булучыларга өйдән пропусксыз чыгарга рөхсәт бирергә тәкъдим итте. Физик көч куллануга дучар булган хатын-кызлар үзизоляция режимы белән бәйле рәвештә гариза бирү өчен тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итә алмый. Шулай ук алар моңа бәйле үзәкләргә дә мөрәҗәгать итә алмый. Бу хатын-кызларга коткару үзәкләренә бару өчен өйдән чыгарга рөхсәт бирүгә зур сәбәп булып тора. Бу үзизоляцияне бозу дип саналырга тиеш түгел, дип саный Татьяна Москалькова.

Үзизоляция режимы кертелгәч, төрлечә көч куллану корбаннарының мөрәҗәгатьләре саны 2,5 тапкыр арткан. Билгеле булуынча, гаджетлар һәрвакытта да куллануда уңайлы түгел, чөнки корбаны, гадәттә, көч кулланучы ягыннан җавап реакциясе булачагын аңлап, шалтыратудан курка.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото:bash.news.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/gail-uchagy/Irem--berli-Tuktatigiz-zizolyatsiya-regimin-253559/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X