erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә һава торышы
Арча яңалыклары

Иртәгә һава торышы

Татарстанда иртәгә +2 градус җылы булачак.

март 2023  17:57

Татарстан синоптиклары Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтте. Бу турыда республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Иртәгә, 5 мартта, җепшек, урыны белән күп кар явуы фаразлана. Көндез республиканың кайбер районнарында буран булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык һәм кар боткасы турында кисәтә.

Шуның белән бергә көньяк һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил көтелә, аның тизлеге көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, төнлә -1..-5 градус, көндез -1..+2 градуска җылы булачак

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-irtaga-2-gradus-yly-bulacak-5867868

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев