erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә тагын көчле җил, буран көтелә
Арча яңалыклары

Иртәгә тагын көчле җил, буран көтелә

Сезнең куркынычсызлык — безнең өстенлек.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе 7 гыйнварда юл хәрәкәтендә катнашучыларны һава шартларының кискен начараюы турында кисәтә.

❗️Көчле кар явуы, җилнең тизлеге 14 м/с ка кадәр җиткән буран, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булуы көтелә.

Шул сәбәпле

- юлларның аерым участокларын вакытлыча ябу;

- транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертү планлаштырыла.

Дәүләт автоинспекциясе катгый рәвештә киңәш итә:

• торак пунктлардан читкә барудан тыелып калырга;

• 12:00 дән 22:00 гә кадәр юлга чыкмаска;

• буран һәм кар көртләре аркасында күрүчәнлекнең кискен начарлану куркынычын исәпкә алырга.

Куркыныч участокларда оператив җавап бирү өчен өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары куелачак. Алдан саклык чараларын үтәгез! Әгәр тормыш өчен бик мөһим булмаса, сәфәрләрдән баш тартыгыз. Сезнең куркынычсызлык — безнең өстенлек.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев