erid:2VtzquqpS7d
Иртәгә буран чыга, бозлавык була
Арча яңалыклары

Иртәгә буран чыга, бозлавык була

Иртән һәм көндез республика территориясендә бозлавык булачагын фаразлыйлар.

Иртәгә, 2 мартта, Татарстан территориясендә буран һәм көчле җил көтелә.

«Кайбер районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык булырга мөмкин», — дип кисәтә Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, әмма көндез көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәргә мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar


Арча хәбәрләре

Нет комментариев