erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Исерек килеш тоткарланганнар

Салган баштан руль артына утырма!

ЮХИДИ хәбәр итә

Исерек килеш тоткарланганнар

 2024 елның 19 декабрендә Арча шәһәрендә А.С. Мөхәммәтҗанов исерек хәлдә идарә иткән Мitsubishi Lancer  автомобиле тоткарлана.                                                                                                          Ул җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

2025 елның 2 гыйнварында Арча шәһәрендә “ВАЗ-211440“ автомобиле тоткарлана, йөртүчесе И.Р.Миннебаева руль артына алкоголь эчемлек кулланган хәлдә утырган. Ул җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 30000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

10 гыйнварда Киров шәһәренә кергәндә М-7 Волга автоюлының 65 километрында “Лада Калина“ автомобилен исерек хәлдә йөртүче А.А.Гарипов тоткарлана. Ул җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

21 гыйнварда Арча шәһәрендә А.И.Габделбәров исерек хәлдә идарә иткән “Киа Серато“ автомобиле тоткарлана. Машина йөртүче җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

5 февральдә Арча шәһәрендә “Лада Гранта“  машинасын йөртүче И.И.Рәхиев, 11 февральдә шулай ук Арча шәһәрендә “Киа Серато“ машинасы йөртүчесе Д.Ш.Зәйнуллин  тоткарлана, икесе дә алкоголь эчемлек кулланган килеш руль артына утырганнар. Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

19 февральдә Арча-Теләче автоюлының 1 километрында “Хэндэ Туссон“ машинасы йөртүче И.Д.Мозафаров тоткарлана, ул руль артына исерек килеш утырган. Ул да җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча  административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылды, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре