Әлеге акция кысаларында балаларга макулатура җыеп тапшыруның мөһимлеге турында аңлатылды
Иске Ашыт балалар бакчасы «Без чүпләрне аерым җыю өчен акциясенә кушылды». Әлеге акция кысаларында балаларга макулатура җыеп тапшыруның мөһимлеге турында аңлатылды. Бу гади генә эш һәркемнең көченнән килә, алай гына да түгел, шул кечкенә генә эше белән һәркем җиребезнең матурлыгын,экологияне саклауга үз өлешен кертә ала.
«Әти-әниләр әлеге акцияне хупладылар һәм актив рәвештә макулатура алып килделәр. Макулатураны чимал итеп куллану никадәр агачларны киселүдән, урманнарны юк итүдән саклый. Әлеге акция кысаларында ташландык материалны икенче кат кулланып булу мөмкинлеген дә балаларга аңлаттык. Кулланудан бушаган калай банкаларны файдаланып окоп шәмнәре ясар өчен савытлар ясадык, – дип билгеләп үтте коллектив». .
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев