erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Иске Ашыт балалар бакчасы “Экояз” бәйгесендә катнаша: балалар дүртьаяклы дусларын кайгырта

“Экояз – 2025” бәйгесенең җиденче атнасы “Хайваннарны кайгырт” исеме астында үтте.

Иске Ашыт балалар бакчасына йөрүче балалар бәйгенең алдагы атналарындагы кебек үк, бусында да сынатмаганнар.

“Хайваннарны, кош-кортларны,җәнлекләрне кече яшьтән ярату бала күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләргә ярдәм итә. Хайваннарны яраткан бала начар була алмый. Ә хайваннарны тәрбияләү, ярату акция барган көннәрдә генә түгел, баланың даими шөгыленә әйләнсә иде. Юкка гына хайваннарны безнең кече туганнарыбыз дип әйтмиләрдер, алар без – кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ, кешеләр борын заманнардан ук хайваннарны кулга ияләштереп, алардан файдаланып яшәгәннәр. Без дә балаларыбызны кечкенәдән үк хайваннарны яратырга, аларга карата җаваплылык тоеп, хайваннарның сәламәтлеген, яшәү шартларын, куркынычсызлыгын кайгыртырга, аларга карата битараф булмаска, уенчык итеп кенә карамаска өйрәтеп үстерергә бурычлыбыз”, – дип хәбәр итә Иске Ашыт балалар бакчасы коллективы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев