Иске Ашытлар уңыш яулый
Уңышлары белән котлыйбыз!
Яңа гына Идел-йорт" XXV төбәкара театр коллективлары конкурсы булды. Арчалар уңышлы чыгыш ясады. Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йортының "Саяра" халык театры әлеге конкурста - "Идел-йорт" XXV төбәкара театр коллективлары конкурсында 2 дәрәҗә Лауреат Дипломына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Афәрит, Иске Ашытлар!
Коллектив финалда Шәриф Хөсәеновның "Көтепләр дә кайтмасаң...
Егерме ел үткәч" спектаклен уйнады.
Искеашытлар ул спектакльне быел май башында Арча мәдәният йортында куйдылар. Елый-елый карадык без аны. Без бу турыда язып чыктык. Бу язманы тагын бер кат тәкьдим итәбез.
Елый-елый Садыйковны көттек...
Сугыш һәм тынычлык темасына багышланган спектакль башыннан ук үз эченә алып кереп китә. Район мәдәният йортында карадык без ул спектакльне. Афәрин, үзешчәннәр! Эч пошарга, күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Язучы да теманы оста тотып алган. Кыскача гына эчтәлек. Сугыштан соң 20 ел үткән. Ялгыз ана автобус тукталышына чыгып, улының сугыштан кайтканын көтә. Төенчек тоткан тагын бер хатын автобус тукталышына килә. Ана үзе белән мин каршы алучы, улым сугыштан кайта, дип таныштыра. “Мин улымны сугышта үлде дип саный идем, ул үлмәгән икән, исән”, – дип сөйли. Куеныннан берничәгә бөкләнгән газета чыгарып, укы дип, теге хатынга бирә. Хатын кычкырып укый: “Бөек Ватан сугышы елларында иптәш Садыйков А.Б. пленга төшә. Кушма Штатларына барып эләгә. Чит-ят илдә Садыйков уналты ел иза чигә, ләкин аны сындыра алмыйлар. Быел ул үзе турында Вашингтондагы совет илчелегенә хәбәр итә.
Берничә көннән ул туган авылы Имәнлеккә кайтып төшәчәк. Анда аның егерме ел күрмәгән гаиләсе яши...”.
Әмма ана кырык дүртенче елның мартында кара мөһерле кәгазь алган булган инде. “Ленинград янында барган каты сугышларда сезнең улыгыз Садыйков Абдулла Барый улы батырларча һәлак булды”, – дигән хат. Кабере дә табылган иде бит, дип сөйләвен дәвам итә ана. Өченче ел барып, үз күзем белән күреп кайттым. Ленинградтан ерак түгел бер авылда мәктәп ишек алдында бер кабер тапканнар. Ә ташка чокып, Садыйков Абдулла Барый улы дип бәбкәчемнең исемен язып куйганнар. Бутаганнар димәк. Азмыни Садыйковлар. Безнең дә ярты авыл Садыйков.
Сәхнәгә бала иярткән хатын керә, читкә барып утыра. Ана ул хатын да хәбәрсез югалган ирен көтә, ди. Аның да ире Садыйков. Төенчек күтәргән хатын, ә бала кемнеке, дип сорый. “Үзенеке, – ди ана. – Еракка урман эшенә китте дә, балага узып кайтты. Тагын авылда Садыйковны көтүче өченчебез бар әле. Ул яраткан егетенең сугыштан кайтканын көтеп, кияүгә дә чыкмады”. Төенчек күтәргән хатын кызлы анага: “Ничек бу нәмәрсәкәйне табарга булдың!” – дип бәйләнде. Сугыш ирсез калдырган хатын йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җавап бирде. Йөрәктән чыккан ул сүзләрне хәзер сөйли дә алмыйм. Залда тынлык, бар да елый... Каһәр төшкән сугыш күпме аналарны улсыз, хатыннарны ирсез, балаларны әтисез, өлгереп җиткән кызларны ялгыз калдырды...
Садыйков А.Б. кем булыр ул?! Ананың улымы? Кызлы хатынның иреме? Әллә ялгыз калган карт кызның егетеме? Кем булыр? Бөтен зал белән күз яшьләрен сөртә-сөртә Садыйковны көтәбез... Ниһаять, ул кайтты! Әмма ул бөтенләй башка Садыйков булып чыкты... Ахырдан Садыйков кызлы хатын белән кушыла. Улын көткән ана да хәзер ялгыз түгел, күршедә генә яшәгән әлеге гаилә белән аның да дөньясы түгәрәкләнеп киткәндәй булды...
Менә шулай.., спектакльдә барган вакыйгалар эчендә кайнадык. Рәхмәт артистларга. Мәрфуга - ана ролен Гөлзада Вахитова күз яшьләре белән тәмам бирелеп уйнады. Безне дә утка, суга салды. Ире сугышта хәбәрсез югалган һәм үзенә иптәшкә ирсез кыз бала тапкан Камиләролен Әлфия Мөхәммәдиева шулай ук чын йөрәктән башкарды. Кыз бала ролен Назгөл Вәлиева, тукталышка чыккан хатынны Гөлнара Мәгъсумова, Абдулла Садыйковны – Зөфәр Халиков, Шәрифулланы Илшат Заһидуллин уйнады. Һәркайсы үз геройларын оста итеп башкарды. Спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты Фердинад Фәтхи. Тавыш операторы – Зөлфирә Мөхәммәтшина, ут куючы – Нияз Фәйзрахманов. Алар спектакльне авылларда да куйдылар. Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев