erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

IT-технологияләр табигатьне пычратучы предприятиеләрне ачыкларга ярдәм итә

Татарстан онлайн-хакатонында катнашучылар табигатьне пычрату сәбәбен ачыклаучы модель уйлап тапкан.

Digital Superhero Татарстан хакатонының яшь катнашучылары предприятиеләрдән зыянлы матдәләр ташлауны ачыклаучы модель уйлап тапкан. Ул дәүләткә закон бозучы заводлар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итәчәк. Бу турыда интервью вакытында Андрей Кузьминга InnoSTage компанияләр төркеме директоры Айдар Гозәеров сөйләде.

“Хакатон кысаларында Экология министрлыгы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесы тарафыннан куелган максатлар каралды. Безнең гипотезалар расланган очракта бу максатларны үстерергә мөмкин. Һәм аларны Татарстан икътисадына күчерергә мөмкин булачак. Безнең хакатонның уникальлеге нәкъ менә шунда, ул “һавадан” алынмаган”, – дип белдерде Гозәеров.

Аның сүзләренчә, хакатонның бер биреме экологиягә багышланган була. Аерым алганда, сүз датчиклардан килгән мәгълүмат буенча предприятиеләрдән чыккан зарарлы матдәләрне эзләү турында бара.

“Без атмосфера шартлары һәм башка фаткрларга таянып, табигатькәзыыянсалучы предприятиеләрне ачыклый торган математик модель уйлап чыгарырга куштык. <…> Без мондый системаның прототибына таба бер адым ясыйбыз. Әгәр эшне ахырына кадәр җиткерсәк, Экология  министрлыгы аның белән куллана алачак”, – диде Гозәеров.

Ул замана шартларында  мондый экологик закон бозулар белән көрәшүнең ике ысулын билгеләп үтте – заводларны саклаучы “колпак” белән каплау яки зыянлы матдәләрне фәнни методлар белән ачыклау.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Без икенче юлны сайладык”, – дип белдерде ул.

Айдар Гозәеров белән интервьюны sntat.ru сайтыннан укый аласыз.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-06-2020/it-tehnologii-pomogut-nayti-predpriyatiya-zagryaznyayuschie-prirodu-5747888

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X