Иҗтимагый советның күчмә утырышында
Районда төзү, ныклап төзекләндерү эшләре тулы көчкә бара.
Бүген район иҗтимагый советының (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы булды. Социаль обьектларны ныклап төзекләндерү барышы белән таныштылар. Арчаның яңа төзелгән "Казансу" футбол манежы, ныклап төзекләндерү эшләре барган Арча спорт комплексында, район үзәгендәге тарихи урамда, яшьләр үзәге "Алгарыш"та, Лесхоз мәктәбендә, Арчаның агросәнәгать көллиятендә, ныклап төзекләндерү эшләре тәмамланган Мәшгульлек үзәгендә булдылар. Дәүләт программаларының тормышка ашырылуы куандыра. Күпме үзгәрешләр! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев