Юбилейлар тантанасы кабат жыйды яшьлеккә
Безгә язалар.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр, игелек орлыклары нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар... . Ә инде мәктәпне укып бетереп, күп еллар узгач та үз укытучыларын хөрмәт белән искә алучы укучысы булу, мәктәп өчен зур горурлык. 100 еллык тарихы булган Шушмабаш урта мәктәбе, районда гына түгел, республикада шундый укучысы булу белән чын-чынлап горурлана ала. Инде менә өченче ел рәттән мәктәпнең 1988 елгы чыгарылыш укучысы Лилия Хөснетдинова-Айхингер, үзен укыткан укытучыларын, классташларын, туганнарын, күршеләрен, балачак үсмер елларында үзенә ярдәме тигән авылдашларын җыеп бәйрәм ясый. Быел, да ул шушы традициягә тугры калып, районның иң матур, яңа рестораннарының берсенә җыйды аларны. Үзе кайта алмаса да, җаен таба Лилия. Бу эштә аңа иң кадерле, хөрмәтле кешесе, класс җитәкчесе Фирая Салиховна ярдәмгә килә. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, аңа өстәп үзенең йөрәге түрендә йөрткән хөрмәтле укытучыларының күбесенең юбилей еллары, шул уңайдан күмәк юбилей кичәсе уздырасы килүен әйтеп Фирая Салиховна белән киңәшләшә ул. Бу эштә ярдәм итәргә олы җанлы укытучы апасы әлбәттә бик теләп ризалаша.
Кояшлы июль аеның иң рәхәт көне булып һәркемнең исендә калачак көн булды бу. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачагының иң матур мизгелләрендә, Лилия ханымның күңеленә кереп калырлык хис-тойгылар уята алган якын кешеләре очрашты бу көнне. Очрашуны Шушмабаш урта мәктәбенең Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган музейдан башладык. Музейга килеп кергәч, һәр кеше үзен үткәнгә кайткан кебек хис итте. Укытучылар үзләренең яшьлек елларын очратса, мин үземнең мәктәп елларында узган гамсез балачак сукмакларыннан йөргән кебек тойдым үземне. Бик бай тарих тупланган, музейга экспонатлар туплауда, Лилиянең дә өлеше зур булган. Бик кызыклы тарихи экспонатлар җибәргән ул авылыбыз музеена. Шушмабаш мәктәбен бетереп чит җирләрдән шундый тарихи экспонатлар булдыруда ярдәме өчен мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровна зур рәхмәт хисләрен җиткерде аңа. Мәктәп коридорлары, класслары бу очрашуыбызның хәтирәләренә алып кереп китте.
Очрашуыбызны Арча шәһәренең «Татар утары» ресторанында дәвам иттек. Яңа, матур, зәвыклы “Татар утары верандасы”нда бай табыннар артында урын алдык. Кичә оҗмах кошы һәм аның ярдәмчеләре турындагы искиткеч тарих бүләк итүче “Крылья света” яктылык шоу төркеме биюе белән башланып, без кунакларны чын оҗмах иленә алып керде. Үзе читтә булса да, һәр адымны уйлап, зур фантазия белән , һәр кеше игътибар үзәгендә булырга тиешлеген ассызыклап, алып баручы белән тыгыз элемтәдә булып оештырган Лилиябез кичәне. Үзенчәлекле, сюрпризларга бай, рәхәт кичә булды. Кичәнең исеме генә дә ни тора: "Безнең дә бит яшьлек бар иде, дүрт фасылы елның яз иде". Яшьлекләрендә гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы 12 мөгаллимәнең юбилее билгеләп үтелде бу кичәдә. Аларга Арча район җитәкчесе Алмаз Гаптрауф улы исеменнән рәхмәт хатлары, чәчәк букетлары тапшырылды. Кичәне Данис Гайфуллин бик матур итеп алып барды. Җырчылар Филүс Каһиров, Зәринә Хәсәншина, Зәлия Гайфуллина, Илсөя Бәдретдинова, Илнур Куллахметов, Фәнзил Шәрифуллин матур җырларын бүләк иттеләр. Һәр башкарасы җырны үзе сайлаган Лилия, ул җырларда аның туган якны сагыну тулы йөрәк хисләре, якыннарына хөрмәте ачык сизелде.
Үзе чакырган кунаклар арасыннан булган авылыбыз җырчыларын да онытмаган бит Лилиябез. "Бик яратып тыңлый идек без аларны"- дип бу бәйрәмдә үз моңнарын бүләк итүләрен сораган. Әлбәттә, Лилия теләген ничек үтәмисең, бик теләп җырладылар авылдашларыбыз. Танылган җырчылар белән беррәттән җырларга мөмкинлек булуга сөенделәр. Авылдашларыбызның талантына, осталыгына сокланып утырдык.
Тәнәфесләрдә төрле милләт бию көйләренә рәхәтләнеп биедек, көлештек, истәлеккә фотоларга төштек.
Юбилей барышында ирекле микрофон эшләде, һәр катнашучы юбилярларларга котлавын тапшырды, Лилиягә үзенең теләкләрен җиткерә, хәтирәләрен уртаклаша алды. Лилия безне камера артыннан күзәтте. Һәр якын кешесен күреп сөенеп, сәламнәрен җибәрде. Бергә укыган классташлары, шундый киң күңелле дуслары булуга сөенеп, барлык укытучыларга, класс җитәкчеләре Фирая Салиховнага барысы исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыннан да, бу кичә - җыр-моңга гына түгел, котлауларга, матур теләкләргә, затлы бүләкләргә, кызыклы сюрпризларга бик бай булды.
Ахирәткә күчкән укытучыларны да онытмадылар, аларны бер минут тынлык, якты хәтирәләр белән искә алдык, Коръән аятләре укылды.
6 сәгать барган бәйрәм кичәсе сизелми дә узды. Кичә дәвамында Лилиянең һәр теләге үтәлсен, кичә матур узсын дип тырышып, барысын барлап торган Фирая Салиховнага, мәктәп директоры Рәзилә Габделнуровнага чиксез зур рәхмәт. Һәрберебезнең күңелендә бер теләк : "Шундый игелекле бала үстергән Җәүдәт абый белән Хәдичә апаның урыннары җәннәтләрдә булсын, Лилиягә, аның гаиләсенә шушы юмартлыклары өчен әҗер-саваплар язылсын".
Кеше кая гына яшәсә дә, бу тормышта нинди генә дәрәҗә һәм уңышларга ирешсә дә, моның белән үзенә белем һәм тәрбия биргән мәктәбенә, авылына, авылдашларына рәхмәтле, хөрмәтле булырга тиеш. Ә моның өчен Лилия кебек кешеләргә карата үтә дә киң күңелле, юмарт, хөрмәтле кеше булырга кирәк.
Тормыш очрашу-күрешүләр белән матур һәм мәгънәле. Шундый күркәм бәйрәм озак еллар безнең хәтерләрдә калыр, очрашуның җылылыгы күңелләрдә озак сакланыр. Очрашудан алынган матур җылы хисләр ветеран укытучыларга, авылдашларына һәм туганнарынара яшәргә көч бирсен, исәнлектә Лилия белән очрашулар насыйп итсен.
Гөлшат Локманова.
Шекә авыл китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев