erid:2VtzquqpS7d
Югары Ослан районында кунакта
Арча яңалыклары

Югары Ослан районында кунакта

Сокландык

"16 апрель көнне "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы кызлары белән бергә Югары Ослан районы, Шеланга авыл җирлеге Яңга Юл авылы клубына   якын дуслар буларак барып, тәҗрибә уртаклашып, бер сәхнәдә чыгыш ясап, зур, хөрмәтле кунаклар булып кайттык.Күптәннән интернет челтәре аша аралашсак та , барып күргәч, иске генә клубта да музейлар эшләп, авылны гөрләтеп яшәтүче Сәрия ханымны үзен күреп сөйләшү дә, "Иделкәй" ансамбленә йөрүче , ачык күңелле эчкерсез мөләем апаларны күреп, аларны иҗады белән танышу, бездә зур тәэсир калдырды.Эшләгән эшләренә, ачык чырайларына, авылларының төзеклегенә,  чисталыгына,халкының  кунакчыллыгына сокландык. Алдагы эшләрендә уңышлар телибез, дуслык күпере өзелмәсен.Хәзер инде , иң кадерле кунагыбыз итеп үзләрен көтәбез", - дип хәбәр итте безгә Ташкичү мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев