erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Юл һәлакәтләре саны арткан. Кем гаепле?

2023 елның 11 аенда Арча районында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда өч кеше һәлак булган, 48 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Бу хакта без Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән сөйләштек. 
– Рөстәм Рәфхәтович, әлеге саннар узган ел белән чагыштырганда арту ягындамы, әллә кимегәнме?
– Кызганыч, арту ягында. Быел әле агымдагы елның унбер аена гына нәтиҗә ясалды һәм без шул саннарны җиткерәбез. Узган елның шушы чорына 27 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, өч кеше үлгән, 28 кеше тән җәрәхәтләре алган. Декабрь аенда тагын бер юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зарар күргән булган. 
– Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре нинди чаралар күрә?
– Даими рәвештә рейдлар, “Тоннель” профилактик чаралары оештырабыз. Унбер айда гына да административ хокук бозулар турында 8925 эш кузгатылды. Шуның 7005е ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан. Узган ел бу чорда 8880 беркетмә төзелгән булган. Никадәр кисәтүләр, матбугат чаралары аша аңлатулар, зур күләмдә штрафларга карамастан, юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми. Барысы да, беренче чиратта, кешенең үзеннән, аның аңыннан тора. 
– Быел юл хәрәкәте кагый-дәләренең күбрәк нинди төрләрен бозу теркәлгән?   
– Һаман да шул тизлекне арттырып рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага узарга чыгу. Унбер айда барлыгы 261 очрак. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 21,4 процентка (215 булган) арткан. Җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы да кимеми. Узган ел унбер айда 756 булса, быел 884кә җиткән. Куркынычсызлык каешы такмау очрагы 37,5 процентка арткан. Узган ел бу вакытка 1457 очрак теркәлгән булса, хәзерге вакытта ул 2004. Транспорт белән идарә итүчеләр дә, пассажирлар да моны үз куркынычсызлыклары өчен кирәклеген аңласын иде. Хәтта балаларын да махсус утыргычсыз йөртүчеләр бар бит. Шундый 167 (128 иде) очрак булды.
– Транспорт белән идарә итүчеләр тарафыннан җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары белән дә көндәлек тормышта очрашып торабыз. 
 – Әйе, килешәм. Бөтенесен дә контрольдә тотып бетереп булмый. Һаман да шул руль артындагыларның аңлылыгыннан тора. Быелның унбер аенда шундый 396 очрак теркәлгән. Узган ел 311 булган. Бу әле ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барларга өлгергәне генә. Җәяүлеләргә дә игътибарлы булырга, машинаның юл бирү максатыннан туктап бетүенә инанмыйча юл аркылырга ашыкмаска кирәк.
– Бу чорда алкогольле эчемлек кулланган килеш юлга чыгучылар булдымы? Баштарак без алар турында газетада биреп бара идек, соңгы вакытта мәгълүматлар җибәрми башладыгыз. Бу сөендерә, шулай да...
– “Тоннель” профилактик чарасы вакытында барлыгы 102 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы  теркәлде. Шуларның бишесендә алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар. Эчкән килеш юлга чыкмагыз. Аның үзегез өчен генә түгел, бер гаепсез кешеләр өчен дә аяныч тәмамлануы бар. Мондый очраклар аз түгел, үзегез күреп, ишетеп торасыз.
 – Алда кышкы каникуллар. Бу чорда нинди чаралар планлаштырыла?
– Татарстанда “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы старт алды. Быел республика юлларында балалар катнашында 424 юл-транспорт һәлакәте булды, шуларда 17 бала үлде, 444 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. 17 баланың 11е пассажир. Безнең Арча районы юлларында балалар катнашында  5 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 5 бала зыян күрде. Профилактик чара барышында  балаларны машина салонында йөртүгә, ягъни, алар өчен махсус куркынычсызлык чаралары кулланыламы, шуңа игътибар ителәчәк. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы нәни җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт белән идарә итүчеләргә дә контроль зур булачак. Бу чараларны үткәрүдә яшь юл хәрәкәте инспекторлары, укытучылар, әти-әниләр дә кушылачак. Мәктәпләрдә укучылар, әти-әниләр белән әңгәмәләр үткәрү дә планлаштырыла. “Кышкы каникуллар” чарасы 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.  
Гомумән, бәйрәм көннәрендә сак һәм игътибарлы булыгыз. Шәһәр яки авылдан читкә чыгарга туры килгәндә яктылык кайтаручы элементлар турында онытмагыз. Үзегезне дә, башкаларны да саклагыз. Бәйрәмнәр күңелле һәм тыныч үтсен. Исән-сау булыгыз.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев