Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез
Кәче балалар бакчасы тәрбиячесе Флера Җәләлетдинова яза.
Юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү барыбыз өчен дә бик мөһим. Безгә гомер шундый бурыч белән бирелгән, без аны һәрвакыт сакларга тиеш. Ә кеше яшәү өчен һәрвакыт энергияле, эшкә яраклы, җитез, тапкыр һәм сәламәт булырга тиеш.
Балалар өйләреннән чыгып әти- әниләре белән балалар бакчасына килгәндә һәм кайтканда күп кенә юл билгеләренә һәм юл йөрү кагыйдәләренә игътибар итәләр. Кызыклы уеннар - балаларда игътибарлылык һәм юл кагыйдәләрен өйрәнү теләген формалаштырырга ярдәм итә. Алар белемле шәхес булып үссеннәр өчен без тәрбиячеләр, барлык көчебезне куябыз һәм эшебездә төрле алымнар кулланабыз. Балаларның җәмәгать транспортында, урамда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча төпле белем - күнекмәләре булдыруда музыкаль күңел ачу чаралары да зур әһәмияткә ия.
Шуларны истә тотып 30 сентябрь көнне "Кәче балалар бакчасында" "Юл куркынычсызлыгы әлифбасы" дигән темага балалар һәм аларның әниләре белән КВН уздырдык.
Чараның максаты: 1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемен ныгыту. Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.
2.Светафор төсләрен аера белүләрен, аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.
3.Әти-әниләрнең юлларда хөвефсез йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен ачыклау, исләренә төшерү.
КВНда өч команда катнашты.
Кызыл төс командасыннан:
Мөхәммәтҗанова Илүзә кызы Динә белән.
Миннебаева Гөлназ улы Әмир белән.
Шайдуллина Ләйсән улы Камил белән.
Сары төс командасыннан:
Бәдертдинова Лилия кызы Ясминә белән.
Галәветдинова Любовь улы Самат белән.
Строганова Анастасия кызы Людмила белән.
Яшел төс командасыннан:
Корбанова Луиза улы Галимуллин Хәким белән.
Хайруллина Алия кызы Әминә белән.
Хабибуллина Илүзә улы Әмир белән.
Бәйрәмебез "Әйдәгез, танышыйк!" дигән биремнән башланып китте. Командалар үзләре белән таныштырдылар.
Ярыш күңелле мизгелләр белән чиратлашып барды.
Һәр командадан балалар "Юл билгесен- мамык таякчыклары белән төзү", "Светофорның төсләре", "Пазл җыю", "Табышмаклар чишү" дигән биремнәрне үтәделәр.
КВНда катнашкан әниләр "Җәяүлеләр өчен зебра төзү", "Светофорның төсләрен тиз ябыштыру", "Сүземне дәвам ит", "Сорау һәм җавап", "Тарихи сорау" һәм "Төсле шарларны аеру" кебек мәсьәләләрне чиштеләр.
Бәйрәмебезне балалар башкаруында "Светофор утлары", "Юл хәрәкәте" һәм "Сак атлыйбыз" дигән җырлар бизәде. Нәниләрнең " Мин машина йортүче " һәм "Флешмоб" биюләре аеруча күңелгә хуш килде. Командалар ял иткәндә балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Шулай итеп чарабыз мавыктыргыч һәм файдалы булып ахырына да җитте. Жюри ахырдан йомгак ясады.
Беренче урынга лаек булды сары төс командасы:
Бәдертдинова Лилия кызы Ясминә белән.
Галәветдинова Любовь улы Самат белән.
Строганова Анастасия кызы Людмила белән.
Икенче урынга лаек булды яшел төс командасы:
Корбанова Луиза улы Галимуллин Хәким белән.
Хайруллина Алия кызы Әминә белән.
Хабибуллина Илүзә улы Әмир белән.
Өченче урынга лаек булды кызыл төс командасы:
Мөхәммәтҗанова Илүзә кызы Динә белән.
Миннебаева Гөлназ улы Әмир белән.
Шайдуллина Ләйсән улы Камил белән.
Командалаларны котлыйбыз!
Матур теләкләр белән бәйрәмгә йомгак ясадым "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ Казан шәһәренең территориаль идарәсенең Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Мөхәммәтҗанова Энҗе Газиз кызы. Киләчәктә дә балалар алган белемнәрен ныгытырлар һәм тирәнәйтерләр, дигән теләктә Мөхәммәтҗанова Энҗе балаларга бүләкләр тапшырды. Катнашкан әниләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Бакчабыз мөдире Хөснетдинова Нурисә Нурмәхәмәт кызы бәйрәмебезгә яхшы бәя бирде. Балалар урамда һәм юлларда хәвефсез йөрсеннәр иде, кагыйдәләрне гел истә тотсыннар дигән, теләкләрен җиткерде.
Без тәрбиячеләр, балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне киләчәктә дә дәвам итәрбез. Уздырылган бәйрәмебез балалар күңелендә бик озак сакланыр диеп уйлыйбыз.
Балаларны без ничек кенә өйрәтсәк тә, тормышта алар олыларның эшен кабатлыйлар. Балалар күзлегеннән караганда олыларның эшләгән эшләредә яхшырак булып күренә. Шуңа күрә без олылар, балалар өчен үрнәк булып торсак иде һәм юлда йөргәндә кагыйдәләргә буйсынсак иде.
Тәрбияче: Җәләлетдинова Флера.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев