erid:2VtzquqpS7d
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә исләренә төшерделәр
Арча яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә исләренә төшерделәр

Хәерле сәгатьтә булсын

Яңа уку елы алдыннан Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Ришат Илшатович белән Миләүшә радиковна беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшырды. 

Полиция хезмәткәрләре ел да «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясенә катнашып килә. Быел да читтә калмадылар. Балаларга тантаналы төстә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иттеләр. Сау-сәламәт булып, яхшы укуларын теләделәр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен дә кабат исләренә төшерделәр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев