“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Денис Круковский: «Арча районы юллары начар түгел»
Районга Казаннан “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Денис Круковский кайтты. Бергәләп рейдка чыктык.
Рейд составында Татарстан экология министрлыгының Арчадагы Төньяк төбәк идарәсе белгече Зөһрә Гыйльметдинова да булды.
Юлларның иминлеге каралды. Башта Сарай-Чокырча карьерыннан олы юлга чыгучы урынга тукталдык. Кызыл балчык карьеры юлларны пычратмыймы, карьерга керү-чыгу юлы ныгытылганмы, өсте катымы? Яңгырларда юл боткага әйләнеп, олы юлны пычратмыймы, техникага йөрергә хәтәрлек тудырмыймы? Без рейдка чыккан көнне (24 апрель) табигать торышы коры иде. Шуңа да карьерга керү-чыгу юлы пычрак түгел, тәртиптә иде. Юл өсте вак таш белән ныгытылган.
Арча станциясе ягына төшеп киттек. Элеватор янындагы күпердән уңга борылып кердек. Елга янындагы контейнерлар янына тукталдык.
“О-о, монда кичә чүп өелгән иде. Җыештырып алганнар“, – диде Казаннан кайткан баш белгеч Денис Круковский. Ә менә елга ярындагы чүпләр ерактан ук күренеп тора. Ул чүп контейнерларыннан төшкәнме, әллә махсус ташланганмы? Әйтүе кыен. Әмма шунысы мәгълүм: хуҗалык һәм көнкүреш калдыкларын капларга тутырып, бәйләп, теләсә кая очмасын, түгелмәсен өчен контейнерларга салырга кирәк, контейнерлар тулган булса, тәртип белән янына куярга.
Теләче юлы буйлап алга таба кузгалдык. Айван авылы башындагы чүп белән тулган контейнерларга да игътибар иттек. Дәшми кала алмадым. “Авылда контейнерлар булу әйбәт. Элек чүпне елгаларга ташлый идек“, – дидем. Төбәк-Чокырча авылын узып киткәч, юл кырыендагы асфальт мәйдан янына килеп туктадык. Туктап, ял итеп, тамак ялгап, машинаңны карап алу өчен менә дигән урын. “Бу мәйдан шоферлар ташлап калдырган чүп белән тулган иде. Җыештырганнар“, – диде Казаннан кайткан баш белгеч. Янәшәдәге агач полосасын да карадык. Адәм баласының тәртипсезлеге әнә шул агач полосаларында күренә дә инде. Үз артыңнан ник чүпне теләсә кайда ташлап калдырырга?! Машина резиналарына кадәр аунап ята. Ул су шешәләре, кап-лар... Нәрсә генә юк?! Югыйсә, чүпне үзең белән алып, контейнерларга салырга була бит! Ерак барасы юк, зиратта да үзең белән алып чыгарга ярамый дигән булып, су шешәләрен калдыралар. Синең арттан кем җыештырып йөрергә тиештер! Әнә, бер әбиең нәрсә ди, нинди тәртипсезлек инде бу, ник алайса зираттан кире алып чыгарга ярамагач, киеп кергән галошыңны, киемнәреңне дә салып калдыр!
Юллар иминлегенә килгәндә, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Денис Круковский болай диде: “Арча районы юллары начар түгел. Теләсә кайда чүп чүмәләләрен өеп кую күренеше дә күзәтелми. Андый тәртипсез чүплекләрне Казанга якынлашканда күрергә була. Асфальт юллар сытылып, техника хәрәкәтенә комачаулаган урыннар да юк. Районнарда без йөреп торабыз.
Әгәр дә юл иминлегенә комачаулаган күренешләр булса, безгә хәбәр итәргә була. Безнең телефон: 8(843)533-37-81”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев