Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсе күтәрелде
Киңәшмә үткәрелде
Арча районында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча август киңәшмәсе үткәрелде. Анда тәрбия эше буенча мәктәп директорлары урынбасарлары, киңәшчеләре катнашты. Киңәшмәне "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе, дәүләт автоинспекциясе, "Беренчеләр" хәрәкәте мәгариф учреждениесе белән берлектә оештырды. Киңәшмәдә "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Һидиятуллина катнашты һәм чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев