erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Юллар иминлеге тикшерелде

Чираттагы рейдка чыктык.

Бүген районга Казаннан  "Юл хәрәкәтенең куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Денис Круковский кайтты. Бергәләп рейдка чыктык. Рейд составында район экология бүлеге инспекторы Зөһрә Гыйльметдинова да бар иде.

Юлларның иминлеге каралды. Башта Сарай-Чокырча карьерыннан олы юлга чыгучы участокны карадык. Юллар кушылган урынны. Кызыл балчык карьеры юлларны пычратмыймы, карьерга керү-чыгу юлы ныгытылганмы, өсте катымы? Яңгырларда юл боткага әйләнеп, олы юлны пычратмыймы, техникага йөрергә хәтәрлек тудырмыймы? Моңарчы көннәр коры торды.  Карьерга керү-чыгу юлы да тәртиптә иде. Өсте вак таш белән ныгытылган.

Станцы ягына төшеп киттек. Элеватор янындагы күпердән уңга борылып кердек. Елга янындагы контейнерлар янына тукталдык. "О-о, монда кичә чүп өелгән иде. Җыештырып алганнар", - диде Казаннан кайткан баш белгеч Денис Круковский.

Ә менә елга ярындагы чүпләр ерактан ук күренеп тора. Теләче юлы буйлап алга таба кузгалдык. Айван авылы башындагы чүп белән тулган контейнерларга да игътибар иттек. Дәшми кала алмадым. Чөнки минем туган авыл Айван. "Авылда контейнерлар булу әйбәт. Элек чүпне елгаларга ташлый идек", - дидем. Төбәк-Чокырча авылын узып киткәч, машиналар туктый торган асфальт мәйдан янына килеп туктадык.

"Бу мәйдан шоферлар ташлап калдырган чүп белән тулган иде. Җыештырганнар", - диде баш белгеч. Янәшәдәге агач полосасын да карадык. Адәм баласының тәртисезлеге әнә шул агач полосаларында күренә дә инде. Үз артыңнан ник чүпне теләсә кайда ташлап калдырырга?! Машина резиналарына кадәр аунап ята.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре