erid:2VtzquqpS7d
Юлларда иминлек – уртак җаваплылык
Арча яңалыклары

Юлларда иминлек – уртак җаваплылык

Киңәшмә барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдларны көчәйтү турында да фикер алыштылар.

Арча район башкарма комитеты юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәдә юллардагы вәзгыять, аварияләрне кисәтү, җәяүлеләрнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Утырышның төп темаларының берсе – балигъ булмаганнарның юлларда хәвефсезлеген тәэмин итү булды. Җәйге каникуллар чорында балаларның урамда күбрәк вакыт үткәрүе сәбәпле, алар арасында профилактик эшне көчәйтү, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү кирәклеге ассызыкланды.

Шулай ук соңгы вакытта киң таралган электр самокатларыннан файдалану тәртибенә дә аерым тукталдылар. Комиссия әгъзалары юл хәрәкәтендә катнашучыларның үзара ихтирамлы булуы, самокатлар белән йөргәндә гамәлдәге кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов чыгыш ясап, район территориясендәге юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. Ул аварияләрнең төп сәбәпләре, үткәрелгән профилактик чаралар, башкарылган эшләр һәм әле дә игътибар таләп иткән кимчелекләр турында сөйләде.

Киңәшмә барышында юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдларны көчәйтү турында да фикер алыштылар.

Моннан тыш, яңгырлар күп яву сәбәпле, зур йөк машиналарының юлларга тискәре йогынты ясавы, пычрату очраклары күтәрелде. Комиссия рәисе Ленар Абдуллин бу юнәлештә контрольне арттыру һәм тиешле хезмәтләрнең үзара хезмәттәшлеген көчәйтү кирәклеген әйтелде.

Утырыш йомгаклары буенча җаваплы хезмәтләргә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактик чараларны дәвам итәргә, аеруча балалар иминлегенә һәм юлларда тәртип саклауга аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде.

Тулырак газетабызның алдагы санында.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев