erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Иванов Иван Игънат улы вафат

Гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз.

Иванов Иван Игънат улы гомере буе Яңа Кенәр мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбиятыннан укытты. 1951 елның 23 маенда Мамадыш районының Дүсмәт авылында беренче бала булып дөньяга килгән. Апрельдә вафат булды. Гафу, белми калганбыз...

Исән булса, 23 майда 70 яшь тулган булыр иде. 1973 елда, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы белгечлегенә ия булып, юллама белән Яңа Кенәр мәктәбенә укытырга кайта. Тормыш иптәше Диләрә ханым: “Мин үзем дә Иван укыган институтта, шул ук бүлектә укыдым, -- дип сөйләде. -- Соңгы курста өйләнештек. Үзем Әтнәдән. Яңа Кенәргә эшкә бергә кайттык. Өч бала тәрбияләп үстердек. Бер кыз, ике малай. Дәресләрен ул яттан сөйли иде. Бик башлы кеше иде. Дәрестә генә түгел, сәхнәләрдә дә чыгыш ясады. Аның әйбәтлеген әйтеп бетерерлек түгел. Йомшак күңелле иде, кычкыра да белмәде. Шигырьләрне үзе дә язды. Мин биим, ул сөйли. Туган авылына җирләдек. Әнисенә 92 яшь, ул исән. Туган авылында 40ын үткәреп килдек. Әни елый да елый, синең урынга мин ятарга тиеш идем дип. Алар бер малай биш кыз иде. Кызлар, аллага шөкер, исән-сау”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иван Игнатьевичның сәхнәләрдә чыгыш ясаганын яратып тыңлый идек. Якын тирәдә аны белмәгән кеше юк иде. Ихтирам итәләр иде. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре