Беренче помидорларны инде кайбер уңган бакчачылар татып карады.
Помидорлар уңышы безне сөендерүен дәвам итсен өчен аларны тукландырып торырга кирәк. Безгә һәрвакыттагыча сары су ярдәмгә килер. Моның өчен 10 литр суга 2 литр сары су кушабыз һәм 2 аш кашыгы агач көле, 10 тамчы йод өстәп болгатабыз. Һәм һәр төп саен 0,5 литр исәбеннән сибеп чыгабыз. Помидор яфраклары бөтерелсә, помидорларында таплар күренә башласа, димәк аларга кальций җитми. 1 литр суга 2 грамм исәбеннән Реклама кальций селитрасы салып болгатабыз һәм помидорларны тукландырабыз. Эшләп карагыз, файдасы тимичә калмас. Помидорларны фитофторадан саклар өчен июльдә аларны 2 тапкыр сарымсак төнәтмәсе белән эшкәртергә киңәш ителә.
Нет комментариев