Изге күңелле кешеләр ярдәменә өметләнә
Урамда калдырмаслар.
Яңа Кенәрдә беренче июльдә Гөлнур Муллагалиева гаиләсе өчен зур фаҗига була – янгын чыгып, бөтен нәрсәләре янып бетә.
Карак керсә, берничә әйберне ала, янгын бөтенесен кара күмергә калдыра.
– Иртәнге өч туларга ун минутлар тирәсе иде. Уянып киттем. Бераз гына йоклаган булсам, әни дә, мин дә янып үлә идек, – диде Гөлнур ханым. – Кәҗәләрем, бәтиләре, сарыгым бар иде, аларны ачып чыгарырга өлгердем, тавыкларым ут эчендә калды. Әнине баскычка чыгарып утырткан идем, 95 яшь инде аңа, кире кереп киткән. Аны эзләп табып алып чыкканчы, документлар да, киемнәр дә, бар нәрсә янып беткән. Әни бүгенге көндә энемдә яши, мин кая барырга, нәрсә эшләргә белмим. Рәхмәт, изге күңелле кешеләр кием бирде. Менә шуларны киеп йөрим. Ә алда салкын кыш...
Гөлнур Муллагалиева төнлә киеп йоклый торган киемнән генә калган. Хәзер изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, акчаны 89393399385 номерына (сбербанк), 2202 2082 8982 8650 картасына (сбербанк) Гөлнур Муллагалиева исеменә күчерергә кирәк.
– Киемнәр белән ярдәм итәргә теләүчеләр булса, 54-58 размерлы киемнәр, 39-41 размерлы аяк киемнәре кирәк. Кайберәүләр иске мебельне, телевизор, суыткыч, кер юуу машинасы, савыт-саба һәм башка шундый әйберләрне чыгарып ташлый. Аларны да алыр һәм бик рәхмәтле булыр идем. Әле мин Арчада фатирга кереп торам, ә анда бернәрсә юк. Фатир өчен түләргә пенсия килгәнне көтәм. Мин үзем дә олы яшьтә инде. 75 яшьтә өр-яңадан тормыш башлавы бик авыр. Җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать иттем. Аларның да, яхшы күңелле кешеләрнең дә ярдәменә өметләнәм әле. Урамда калдырмаслар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев