«К» хәрефенә башланган сүзләр белән кышны тасфирлыйбыз
Кәче мәктәбе укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин «К» хәрефенә. башланган сүзләр белән шигырь язган.
Кышларга кердек.
Кышка кердек, көннәр кыска,
Күктән карлар коела.
Кулга көрәк килеп кергәч,
Карлар көрәп куела.
Көнкүрешнең каралыгын
Карлар күмеп китәләр.
Кошлар кышны көтмидер,
Күп кешеләр көтәләр.
Калын курткалар, көртиләр,
Киез ката киябез.
Кышкы кызык күренештән
Кайчакларда көләбез.
Кыш килүгә кошкайларга
Капкаларга куярбыз.
Күмәч капкалауларын
Кызыксынып карарбыз.
Клубларда, кайлардадыр
Композиция коралар:
Кар кызларын, кош-кортларны
Кардан катырып куялар.
Күпме кеше көч куйгач,
Композиция калка.
Караган кешегә кызык,
Көч куйган кеше ката.
Кардан корылган күренеш
Комиссиядән карала.
“Кышкы Карнавал” кичендә
Күпме кызык куела.
Кар кызлары, Кыш картлары
Кунакларга килерләр.
Кечкенәләр кулына
Күчтәнәч китерерләр.
Кышның каникуллары күп
Китаплар карашырга.
Кәшәкә көрәштерергә,
Конькида куышырга.
Кайберләребез караватта
Күп каналлар карарлар.
Кемнәрдер күп керем куеп
Корпоратив корырлар.
Кесә компьютерларында
Күп кешеләр казыныр.
Көттереп кенә кайчакта
Күктә кояш кабыныр.
Кыскасы, кышын күңелле-
Күпләребез килешә.
Кунакларга килеп-китеп
Күпме кеше күрешә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев