erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов үзенә бертөрле кабатланмас шәхес

Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов әледән әле спорт ярышларында катнашып тора.

Менә әле яңа Казанда 3км йөгерүдә 70 яшьлек ветеранннанр арасында 1нче урынны алып кайтты. Котлыйбыз!

    Фәрит Хәлилов яшьтән йөгерү, спортның башка төрләре белән дә  шөгыльләнә. 1974-1976 елларда Карелиядә кече сержант булып хезмәт итә. Җиңел атлетика буенча 1нче разрядка ирешә. 42 ел Норильскида шофер булып эшли. Редакциягә кунакка чакырып, бер сөйләшеп тә утырган идек. Узган ел 70 яшь тулды.

 

     “Мин үзем тумышым белән Сахалин өлкәсе Лесогорск шәһәреннән, – дип сөйләде Фәрит Хәлилов. – Әти-әнием Кәче авылыннан. Әти Мөхәммәтхан заводта, әни Суфия гомер буе савымчы булып эшләде. Икесе дә хезмәт алдынгылары булдылар. 9-11 сыйныфларны Кәче мәктәбендә укыдым. Без ике бала үстек, энекәшем исән түгел инде. Әти-әнием дә мәрхүмнәр. Бүгенге көндә олимпия спорт төре – спорт йөреше белән шөгыльләнәм. Кышын бассейнга йөрим. Спорт белән бергә атлыйм. Гел хәрәкәттә. 1нче разрядлы чаңгычы да әле мин. Ел саен Казанда үткәрелә торган марафонда катнашам. 21 км, 100 м, 42 км, 200 м араларны спорт йөреше белән уңышлы үтәм. Ә Кәчедә үз хуҗалыгымда төзү эшләре дә алып барам. Йорт салдым. Спорт-хуҗалык эшләре, атнага бер тапкыр мунча. Яшәү рәвеше шундый. Кыскасы, хәрәкәт, спорттан башка яши алмыйм. Башкаларга да шуны киңәш итәм”. 

     Без Фәрит Хәлиловка уңышлар телибез! Ветераннар сүзенә колак салырга кирәк. Алар белми әйтмәс. Хәрәкәттә – бәрәкәт!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре