erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәче мәктәбендә...

Кызыклы үтте

Кәче төп гомуми белем мәктәбендә Гаилә елына багышланган районкүләм “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үтте. Уенда Кушлавыч һәм Түбән Аты мәктәбе командалары катнашты. Уен 4 турдан торды. Беренче тур “Батыр берне, белемле меңне егар” дип аталды. Бу турда катнашучылар гаилә һәм туганлык мөнәсәбәтләренә кагылышлы 10 сорауга җавап бирделәр. “Мәкальне дәвам ит...” дип исемләнгән икенче турда командалар гаилә, әти-әни кадере турындагы мәкальләрнең ахырын таптылар. Өченче тур “Гаилә, туганлык, татулык, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт турында укыган әсәрләрне искә төшер” дип аталды. Рәсемнәрнең кайсы әсәргә туры килүен билгеләделәр. Дүртенче тур ике өлештән торды. Бу тур биремнәре укучыларның грамоталылыгын тикшерүгә, тел гыйлеменең төрле бүлекләре буенча алган белемнәрен ачыклауга төзелгән иде. Соңгы турда капитаннар көч сынашты. Аларга игътибарлылыкка бирем тәкъдим ителде. 
 Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кичә барышында яңгыраган матур җырлар, дәртле биюләр барыбызның да кәефен күтәрде, катнашучыларга көч, куәт бирде. 
 Жюри рәисе – Арча районы Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы-бәйгедә катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул укучыларның уенга зур хәзерлек белән килүләре, матур һәм бай сөйләм теленә ия булулары, гаилә, гаилә кыйммәтләре турында күп белүләрен ассызыклады. Кичәчәктә әти-әниләренең кадерен белеп, тигез, бәхетле гаиләләрдә яшәүләрен теләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак https://vk.com/wall-212121768_1098

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X