Кәчедән Фәрит Хәлилов Санкт-Петербургта 1нче урынны алды!
Котлыйбыз!
Кәче авылыннан Фәрит Хәлилов Санкт Петербургта ветераннар арасында булып үткән Бөтенроссия җиңел атлетика ярышында катнашып, 1нче урынны алды. Алар 10 км.ны спорт адымнары белән үттеләр. Иң җитезе һәм чыдамы якташыбыз Фәрит Хәлилов булып чыкты. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина барлык ветераннар исеменнән котлый! Котлауларга без дә кушылабыз. Фәрит Хәлиловка әле яңа - 23 июньдә 70 яшь тулды. Районның менә нинди ир-егетләре бар! Исән-сау булсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев