Калкансыман биз авыртмасын дисәң
ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Казанның 2нче хастаханәсе табиб-эндокринологы Лилия Калимуллина белән әңгәмәне тыңладык. Башкаларга да файдасы булсын дип язабыз.
"Калкансыман биз бөтен организмда матдәләр алмашынуын көйли, - дип сөйләде Казанның 2нче хастаханәсе табиб-эндокринологы Лилия Калимуллина. - Һәм шулай ук ул сулыш алу, йокы, ашау, нәселне дәвам итү кебек процессларда катнаша. Без клиентны кабул иткәндә нинди зарларыгыз бар, дип сорыйбыз. Күбрәк хәлсезлек, күңел төшенкелеге, тамакта нәрсәдер бар кебек тоела, артык тирлим,
хәтта куллар калтырый, дип әйтәләр. Татарстан калкансыман биз эшчәнлеге белән бәйле йод, селен җитмәгән төбәк. Күбрәк хатын-кызларда була бу авыру. Бу чирнең килеп чыгу сәбәпләре төрле:
якыннарың авырса, тиешшле гормоннар җитмәсә авырырга мөмкин. Табибка күренеп, тикшеренеп торырга кирәк. Калкансыман биз гормоннарына аерым кан анализы бирергә. Даими рәвештә күңел төшенкелеге, төрле авыр инфекция чирләре, мәсәлән, гриппның авыр формасы, коронавирус белән авырулар шулай ук калкансыман бизгә зыян салырга мөмкиннәр".
Без йодка ярлы төбәктә яшибез. Табиб йодланган тоз кулланырга киңәш итә. 1 гр тозда 40 микрограмм йод бар. Тозны көнгә 5 граммнан да арттырмаска. Шулай ук йод диңгез кәбестәсендә, балык, йомыркада бар.
.Йодлаштырылган тозны пешермичә кулланырга кирәк. Мәсәлән, салатларга салырга. Ә ашта кайнаганда аның көче кими. Һәм иодлаштырылган тозны кәгазь пакеттагысын сатып алырга. Күңел төшенкелеге шулай ук калкансыман бизгә.тискәре йогынты ясый. Һәрвакыт яхшы кәефтә булырга тырышыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев