erid:2VtzquqpS7d
Камал театры хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты
Арча яңалыклары

Камал театры хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты

Театрның популяр актеры Ринат Таҗетдинов вакцинация ясату өчен үз мотивациясе турында сөйләде

Г.Камал исемендәге театр хезмәткәрләре коронавирустан прививка ясатты. Алар арасында 83 яшьлек актер Ринат Таҗетдинов та бар. Бу турыда Казанның 18нче хастаханәсенең Инстаграмда рәсми аккаунтында хәбәр ителә. 

«Минем яшисем килә, минем яшем дә бик яхшы. Миңа бөтен дөнья вакцинация өчен көрәшә, бөтен җирдә вакцина җитми кебек тоела, ә бездә зинһар өчен килегез дип торалар. „Спутник V“ — ул искиткеч вакцина, шуңа прививка ясатырга кирәк», — диде табибларга татар актеры.

Ул прививка ясату өчен хатыны белән Мәүлетов урамындагы поликлиникага килүе турында сөйләде. 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, театрның сигез хезмәткәре препаратның беренче дозасын алган. Алар арасында актерлар һәм техник персонал да бар. 

Аларны прививка ясату алдыннан терапевт карады, сораштырулардан һәм медицина тикшеренүләреннән соң табиб «Спутник V» прививкасын ясатырга рөхсәт бирде.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/10-03-2021/kamal-teatry-hezm-tk-rl-re-koronavirustan-privivka-yasatty-5811916


Арча хәбәрләре

Нет комментариев