erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каникулда йөзделәр

Мәктәпләрдә беренче чирек тәмам. Балалар көзге каникулда ял итеп, яңадан укый башладылар. Каникул вакытында да тик ятмадылар. Мәктәп лагеренда ял иттеләр, ә менә бассейнда шөгыльләнгән балалар көн дә йөзеп, беренче чирекне ярыш белән тәмамладылар. Сүзебез шул турыда.

 

 

Иртәнге сәгать 9да балалар бассейнда иделәр инде. Яшьләре буенча төрле көнне ярыштылар. Без шаһит булганында 2009, 2010, 2011 елгы малайлар һәм кызлар ярыштылар. Таныш йөзләр... Безнең малайлар укыган 4а сыйныфыннан гына да (Арчаның 1нче мәктәбе, сыйныф җитәкчесе Альбина Гайнетдинова) алар 5тән артып китә...

Бер сөйләшкәндә тренер Гүзәл Марсовна: “Мин балаларны беренче көннән судан курыкмаска өйрәтәм”, – дигән иде. Балалар түгел, зурларның да судан курыкканнары бар. Белгечләр әйтүенчә, күп очракта суда куркудан, хафага бирелүдән фаҗига килеп чыга. Узган ел Төркиядә ял иткәндә әзмәвердәй бер яшь ир суга бата язды. Өстерәп чыгардылар. Чыккач: “Курыктым, – диде. – Аягым астында җирне тоймагач, йөрәгем жу итеп китте. Беттем, дип уйладым. Кечкенәдән судан курыкмаска өйрәнергә кирәк. Әнә, малай, 5 сыйныфта гына укыса да, әллә кайлардан йөзеп килә!”

Әти-әниләр дә: “Бала йөзә белсен”, – дип баласын бассейнга йөртә. Ә тренерлар тырыша. Аларга баланың йөзә белүе генә түгел, нәтиҗә дә кирәк. Йөзү ул зур спорт һәм иң авыр төрләрнең берсе. Оста итеп йөзү өчен “ат йөрәге” кирәк, диләр. Су белән көрәшү әллә җиңелме? Биредә дә балалар (барысы 338) кечкенәдән су белән көрәшергә өйрәнәләр. Төрләре дә әллә ничә: кроль, брасс, баттерфляй, ирекле йөзү... Гади генә әйткәндә, алга да, аркага ятып та, башны судан вакыт-вакыт алып та йөзәләр. Кул, аяк хәрәкәтләре, сулыш алулар – искиткеч!

Нәтиҗәләрне сайтка урнаштырабыз. Карый аласыз. Арчаның 1нче мәктәбенең 4а сыйныф укучыларының нәтиҗәләре булды микән дисезме?  Аделя Фәттиева 100 метрга ирекле стильдә йөзүдә барысын да уздырды – 1нче урын анда! 50 метр арага баттерфляйда да сынатмады ул – 3нче нәтиҗә! Афәрин, Аделя! Тренеры – Гүзәл Мозаффарова. Шушы ук тренер Гүзәл Марсовнада тәрбияләнүче Кәрим Исмәгыйлев та оста йөзүчеләрдән санала. Ул шулай ук пьедесталга күтәрелде: 100 метр арага ирекле стильдә – 3нче күрсәткеч. Игезәк малайлар бу юлы күрсәткечләрен алмаштылар. Сәгыйть Надршин ярышларда урын алмый калмый иде. Ә бу юлы сынатты. Соңгы брасс ярышында көндәшен күзәтеп йөзде. Тренеры Ләйлә Шәрифуллина да кычкырып карады, читкә карама, дип, юк, булмады, секундлар югалган иде инде... Ә менә игезәк сыңары Ильяс Надршинны (тренеры Ләйлә Шәрифуллина) беренче җиңүе белән котлыйбыз! Ул 50 метрга брасс ярышында 1нче урынны алды! 4а сыйныфы укуда гына түгел, спортта да сынатмый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башка оста йөзүчеләрне дә атап үтәм. Алар: җиңүчеләр Диләрә Мифтахова, Булат Вәгыйзов, Самира Гайнетдинова, Азалия Борһанова, Илмир Рәхимҗанов, Алиса Фарухова, Диләрә Гәрәева, Дамир Вәлиуллин. Җиңүчеләрне медальләр һәм дипломнар белән котладылар. Соңыннан тренерлары (алар барысы бишәү) белән бергәләп фотога төштеләр. Менә шулай, балалар каникулда да тик ятмады. Ә хәзер тырышып укырга!

 Румия Саттарова

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X