erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кар чаналарын "аулыйлар"

Машиналарны теркәү, техник күзәтү үткәрү, техник яктан төзек булмаган машина белән идарә итәргә рөхсәт бирүдә кагыйдәләр бозылган очракта Административ хокук бозулар кодексы нигезендә чара күреләчәк.

13 гыйнвардан 6 мартка кадәр республикада “Кар чанасы – 2020” профилактик операциясе үткәрелә. Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау. Операция барышында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр, аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар оештырачак. Рейдлар барышында кар чаналарының дәүләт теркәлү билгеләренә, машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килүенә, вакытында техник күзәтү үткәрелүенә, йөртүчесенең тиешле категория белән таныклыгы булуына игътибар итәчәкләр. Машиналарны теркәү, техник күзәтү үткәрү, техник яктан төзек булмаган машина белән идарә итәргә рөхсәт бирүдә кагыйдәләр бозылган очракта Административ хокук бозулар кодексы нигезендә чара күреләчәк. Бу хакта безгә Арча районы буенча бүлек җитәкчесе, баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X