Кар көрәгәнгә ни өчен түләнми?
Әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
"Хәерле көн дуслар!
Һәр хезмәт түләнелергә тиеш дигән сүзне еш ишетәбез.
Эш урынына керү өчен 91 адым кар чистартырга кирәк. Ни өчен кар көрәгәнгә түләнелми икән ул? Бушка күпме хезмәт башкарыла. Хет кыш көне тарифка өстәп буладыр диеп уйлыйм. Әллә ялгышаммы?
Әле тагы бураннар көтелә, диләр. Аллаһ куат бирсен барыбызга да🤲.
Без авылдан". Хат әнә шулай тәмамлана. Бик урынлы сорау күтәрелә. Без бу сорауга җавап алырга тырышырбыз. Гадәттә карны дворниклар көри. Оешмада җыештыручы булып эшләп, өстәмә рәвештә дворник эшен алып баручыларны беләбез. Алар дворник өчен дә акча ала. Ә дворниклар карны көрәп тора. Акчасын да алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев