Кар күп: Арчада кар белән ничек көрәшәләр?
Кар күп, юллар тар - соңгы көннәрдә Арча районында яшәүчеләр нәкъ менә шул проблемага ешрак зарлана. Көчле кар юл хәрәкәтен катлауландырса да, юл чистарту хезмәтләре тәүлек буе эшләүләрен белдерә.
Быелның гыйнвар ае, берничә көн булган салкыннарны исәпкә алмаганда, кар-бураннары белән тарихка кереп бара. Өлкәнрәк буын вәкилләре: “Чын кыш шундый булырга тиеш”, – дисәләр дә, соңгы көннәрдә туктаусыз яуган кар халык өчен дә, коммуналь хезмәтләр өчен дә чын сынауга әйләнде. Соңгы ялларда күпләрнең кулыннан көрәк төшмәгәндер. Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, Арча районы иң күп кар яуган районнар исемелегенә кергән. Гыйнвар аенда бездә 75,6 мм кар яуган, бу айлык норманың 180 проценты.
Бу араларда: “Юллар чистартылмый, урамнан чыгып булмый, җәяүлеләргә дә машина юлыннан йөрергә туры килә”, – дип редакциягә дә шалтыратучылар күп булды. “Мәктәп яннарын булса да беренче чиратта чистартып булмыймы икән, балаларын илтергә килгән әти-әниләр мәктәп янында батып кала бит”, – дип борчыла бер әни. Шул ук вакытта: “Иртә белән эшкә килдем, төп юллар чип-чиста итеп чистартылган иде”, – диючеләр дә бар. Шәһәрнең Көнбатыш өлешендә яшәүчеләр исә блогергә рәхмәтле. “Бер блогер үз сәхифәсенә язып чыкканнан соң безнең ураманрны трактор киң итеп ачты”, – диде шәһәрнең Көнбатыш өлешендә яшәүчеләр. Халык үз фикерен белдерә, ә юл чистартучылар, үз чиратында, кешене бераз сабыррак булырга чакыра.
“Башта автобус йөри торган юлларны чистартабыз, – ди Арча шәһәрендә һәм Бирәзә, Күпербаш авылларында кар чистарту өчен җаваплы “Жилкомбытсервис” оешмасы җитәкчесе Альберт Хәкимов. – Юлларда 17 берәмлек техника ялсыз эшли. Иртәнге 4тән кичке 6га кадәр. Мәктәп яннарын да чистарттык. Бөтен юлларны берьюлы чистартып булмый, кеше дә әзрәк сабыррак булсын иде. Быел кар бик күп. Башта юлларны чистартып бетерәбез, аннары карны чыгара башлыйбыз. Тротуарларны да мөмкинлек булганча чистартабыз”.
“Без “Юл сервисы” оешмасы белән берлектә Арча шәһәренең линия артында, Айван, Төбәк-Чокырча, Божа авылларында юлларны чистартабыз, – ди Арча юл төзелеше идарәсе директоры, юл чистарту өчен җаваплы Фәнис Фәйзрахманов. – Бүгенге көнгә без үзебезнең карамакта булган барлык урамнарны да чистартып чыктык. Техника иртәнге 2дән кичке 7гә кадәр эшләде. Гадәти көннәрдә өч берәмлек техника эшләсә, карлы көннәрдә юлларга алты берәмлек техника чыкты. Беренче чиратта социаль объектларга юллар ачылды. Безнең карамакта булган урманрда юл чистарту буенча тәкъдимнәр өчен безнең тәүлек буе диспетчер хезмәте эшли: 89053137899”.
“Башка еллар белән чагыштырганда кар күп. Безнең карамакта төбәк юллары, авылларга керә торган юллар. Авыл эчендәге юллар безгә карамый. Юлларны чистарту буенча әле эш бара. Техника тәүлек буе эштә. Бүгенге көндә 18 техника юлда”, – диде “Татавтодор” оешмасының Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Нәзир Фәттахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев