Кар түгел, ашлама ява...
Бу язда 61 мең гектарда сабан культуралары чәчәсе бар
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов 26 апрельдә “Кырлай“, “Игенче“, “Курса МТСы“ ширкәтләрендә, Х.Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Ул җитәкчеләр, белгечләр, механизаторлар белән очрашып сөйләште, киңәшләрен бирде.
Быел хуҗалыклар язгы чәчүгә ике атна чамасы иртәрәк керештеләр. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 10350 гектарда чәчелде инде. “Игенче“ ширкәтендә 4060 гектарның 2089 гектары, “Яңарыш“ ширкәтендә 3120 гектарның 1880 гектары чәчелде. Башта салкыннардан курыкмый торган арпа, солы культураларын чәчәләр. “Казанка“, “Курса МТСы“ ширкәтләре җитәкчеләре Айдар Сабиров, Рәүф Гыйлаҗетдинов бодай гына чәчәсе калды, аны салкыннар узгач кына чәчәбез, диделәр.
– Мондый салкыннарда үсемлекләр башта тамыр системасын ныгыта, аннан соң гына тишелә, корткычларның үсеше тоткарлана, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов.
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Кырлай“ ширкәтендә яңа төзелә торган сугару системасын да карады. Бу хуҗалык әлеге юнәлештә ныклап эшли. Бәрәңге, яшелчәләрне сугарулы мәйданнарда үстерәләр, 1200 гектар мәйдан сугарыла инде. Хәзер су проблемасын хәл итүгә алынганнар. Көтек буасына торба сузып, суны шуннан да ала башлаячаклар.
Көннәр уңайлануга кыр эшләре дәвам итәчәк. Алдынгы механизаторларга бүләкләр әзерләнә, аларны район җитәкчесе үзе тапшырачак.
Иртәрәк чәчелгән басуларда шытымнар күренә инде. Белгечләр соңгы көннәрдәге салкыннарның зыяны юк, диләр. Ә кар дымны арттыра гына. Май аенда да кар яуганны элек-электән яраталар, ашлама ява, диләр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев