erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Карар уйлап һәм аңлап кабул ителде

– Имеш-мимешләргә ышанмаска, рәсми чыганаклардан мәгълүмат алырга кирәк.

Контрактчының әти-әнисе пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә хезмәт итүгә карашлары турында сөйләде.

Контракт буенча хезмәт итү турындагы карар гаилә әгъзалары өчен дә әһәмиятле. Контрактчыларның якыннары хезмәт шартларының ачык булуын, укытуның мәҗбүри икәнен һәм хезмәт барышының аңлаешлы итеп оештырылуын аеруча мөһим дип саный.

– Улыгызның контракт төзү карарын сез ничек кабул иттегез?

– Башта борчылдык, әлбәттә. Әмма хезмәтнең пилотсыз очу аппаратлары гаскәрләрендә, сугышчан бәрелешсез узачагын белгәч, күңел тынычланды.

– Сезнең өчен иң әһәмиятлесе нәрсә иде?

– Контракт шартларының төгәллеге, укытуның, әзерлекнең булуы, социаль гарантияләр һәм түләүләр. Барлык мәгълүматны без алдан ук хәрби комиссариатта ачыкладык.

Хезмәт вакытында элемтә сакланамы?

– Әйе, элемтә бар. Хезмәтнең кайда һәм нинди шартларда узуын белү безнең өчен бик мөһим.

Башка гаиләләргә нинди киңәш бирер идегез?

– Имеш-мимешләргә ышанмаска, рәсми чыганаклардан мәгълүмат алырга кирәк.

Редакциядән: Контракт хезмәте, түләүләр һәм ташламалар турында тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru махсус сайтында да табарга, яисә Казандагы сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Аэропортовская урамы, 1/40. Башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен 8-800-222-59-00 федераль кайнар линиясе эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре