Картлыкны шатлык итүчеләр
11 декабрьдә Арча районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасының 7нче хисап-сайлау конференциясе булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков катнашты.
Конференциядә район ветераннар (пенсионерлар) оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина оешманың биш еллык эшенә йомгак ясады.
Доклад буенча фикер алышуларда Яңа Кенәр авыл җирлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе Габделбәр Сабиров, Арчаның 3нче номерлы мәктәбе ветераннар оешмасы җитәкчесе Ләйсирә Әхмәтова, Арча педагогика көллиятенең ветераннар оешмасы җитәкчесе Наилә Галимуллина катнашты.
ТР Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы җитәкчесе Хәбир Иштирәков та, башка чыгыш ясаучылар да район оешмасының, аның җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинаның актив эшчәнлеген билгеләп үттеләр.
Рәмзия Шәриф кызы яңадан район ветераннар (пенсионерлар) оешмасы җитәкчесе итеп сайланды.
Делегатлар оешманың ревизия комиссиясен, совет президиумын, республика оешмасының хисап-сайлау конференциясенә делегатлар сайладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев