Каз мае, каз каурыйлары белән майланган коймаклар бигрәк тәмле!
Күркәм йолалар.
Татарстан Республикасында Бөтенроссия "Туган тел" форумы делегатларының Арчага килеп киткәнен беләбез. Алар Арчаның 6 нчы мәктәбендә һәм Арча бистәсендәге яңа гимназиядә булдылар. Осталык дәресләре аерата ошады аларга. Берсен генә язып үтәбез. Каз каурыйларыннан май канатын ясау дәресен Кәченең башлангыч сыйныф укытучысы Эльмира Мөхәммәтшина күрсәтте. Кунакларның, җырлы-биюле эчтәлекле дәресне карап, каз каурыйларыннан һәм каз мае белән майланган кайнар коймакларны да авыз иткәч, тәмам күңелләре булды. Мондый матур йолалар тормышыбызның бизәге. Аларны онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев