erid:2VtzquqpS7d
“Казан арты” музее хезмәткәрләре язгы өмәдә
Арча яңалыклары

“Казан арты” музее хезмәткәрләре язгы өмәдә

Шәһәребезнең матурлыгы үзебездән тора

Язгы өмәгә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре дә кушылды. Алар музей тирәсен һәм Галактионов урамын чүпләрдән арындырды.

“Быелгы язгы өмә сезонын ачтык. Мөмкин булганча музей территориясен һәм безнең коллективка беркетелгән Галактионов урамын чүпләрдә чистарттык, – ди Гөлүсә Хаҗиева. – Урыны-урыны белән әле эреп беттмәгән бозларны ваттык. Җирләр кипкән саен коллектив белән территорияне моннан соң да чистартып, карап торачакбыз”.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев