28 октябрьдә Арчаның “Казан арты” музеенда, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, “Бердәм Россия” партиясенең Арча территориаль бүлеге белән берлектә “РосКвиз” интеллектуаль уены узды.
Командалар арасында узган уен үзенә мантыйки фикерләү, эрудиция, интуиция , команда белән бергәләп эшли белүне сыйдырган.
5 өлештән торган уенда катнашучылар тарих, төбәк, мәдәният, РФ тарихы белән бәйле сорауларга җавап бирде.
Уеннарда Арчаның 1 нче, 6 нчы мәктәпләре, 5 нче гимназия укучылары катнашты. Ярышлар җырлар белән аралашып барды. Катнашучыларга матур җырларын Арча сәнгать мәктәбеннән Ландыш Ризванова, Ләйсән Галиуллина, Зөһрә Гарипова бүләк итте.
Җиңүче булып Арчаның 5 нче гимназиясе командасы танылды. Икенче урында 1 нче мәктәп, өченче урында 6 нчы мәктәп командалары.
Бәйрәм ахырында “Бердәм Россия” партиясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов һәм район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина бүләкләр тапшырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев