«Казан арты» музеенда Хәмит Латыйповның «Тукайга багышлау» исемле күргәзмәсе ачылды
Күргәзмә ике ай эшләячәк
Бу юллар шагыйрь һәм рәссам Хәмит Нәҗип улы Латыйповныкы. Аның иҗатында киң далада искән җилләр дә, хыял канатларында очкан яшьлек тә, күк катындагы бәхет тә, куе карурман эчендәге серлелек, саф һәм тыйнак ярату һәм, әлбәттә, һәр картинасында фәкать шагыйрь-рәссам гына тудыра алырлык сихри моң бар. Ул моңда халкыбызның шанлы тарихы, авыр, сикәлтәле язымышы, куе төсләр белән генә бирелгән матурлык һәм киләчәккә өметне күрәбез.
Музеебызның күргәзмәләр залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмит Латыйповның “Тукайга багышлау” исемле күргәзмәсе ачылды. Әлеге иҗатта Тукай рухын һәм милли аһәңнәребезне күрерсез.
Күргәзмә белән алдагы ике ай дәвамында танышырга мөмкин. Рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев