erid:2VtzquqpS7d
Казанбаш балалар бакчасы коллективы “Экояз” бәйгесендә катнаша
Арча яңалыклары

Казанбаш балалар бакчасы коллективы “Экояз” бәйгесендә катнаша

Бәйгенең дүртенче атнасы “Балалар бакчасы территориясен җыештыру, матурлауда безнең гамәлләр” дип атала.

“Экояз – 2025” бәйгесе дәвам итә. Бәйгенең дүртенче атнасында Казанбаш балалар бакчасы коллективы һәм балалары бакча территориясен җыештырды.

“Безнең максат – хезмәт тәрбиясе аша балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Чисталыкка, тәртипкә өйрәтү. Бакчаның эчке һәм тышкы ягын җыештыру эшләрен төгәлләү”, – диде бакча коллективы.


Нет комментариев