erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбашта Рәфкать Низамиевның шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр

  Быел авылдашыбыз, үзешчән шагыйрь Рәфкать абый Низамиев үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы матур юбилейга аның якын туганнары үз көчләре белән  “Рәхмәтлемен язмышыма” исемле икенче җыентыгын бастырып бүләк иттеләр, аңа сюрприз ясадылар. Мондый истәлекле ваыйгалардан без дә читтә кала алмадык.

“Йөрәгем яшь әле”

       Казанбаш мәдәният йортына Рәфкать абыйны, аның туганнарын, шигьрият сөючеләрне “Йөрәгем яшь әле” исемле әдәби- музыкаль кичәгә чакырдык. Әйе, чыннан да, Рәфкать абыйның йөрәге, күңеле һаман да яшь, ул тормышка, матурлыкка, нәфислеккә гашыйк. Бу гашыйклык алып баручылар укыган  шигырьләрдән дә күренде.

      Рәфкать абый бөтен җаны-тәне белән туган ягын яраткан, кендеге белән шуңа береккән кеше, чөнки туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Бу хис аның аның шигырьләрендә дә ачык чагыла. Алар яңа җыентыкта да бар. Шундыйларның берсен  Зәлифә Әүхәдиева укып китте.

    Рәфкать абыйның тормышка карашы, фәлсәфи фикерләве, тормыш үренә менгән саен үткәннәрне барлавы икенче китабында бигрәк тә күп урын алган. Бу темага багышланган шигырьләрен ул үзе укып китте. Шулай ук,  гомере буе тәрбияче һөнәрен башкарган һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашучы Дания апа Низамова да “Гомер үре” исемле шигырен тамашачыларга җиткерде. Рәфкать абый үзе дә озак еллар авыл клубында куелган спектакльләрдә актив катнашып килде. Дания апа менә шул спектакльләрне куйган вакыттагы кызыклы вакыйгаларны да искә төшереп алды.

    Иҗат утында янучылар һәрвакыт бер-берсенә тартылып, аралашып, бер –берсенә ярдәм итешеп яшиләр. Безнең районның үзешчән иҗатчылары да шулай. Алар “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенә йөреп үзләренең осталыкларын арттыралар, бер-берсенә киңәшләр бирәләр, бер-берсенә ярдәм итешәләр. Менә бүген дә бу берләшмәнең әгъзасы, үзе дә бик матур, мәгънәле шигырьләр авторы, авылдашыбыз  Гөлара Шәрипова Рәфкать абыйны котлады, үзенең шигырен укып китте.  Гомумән, кичәдә котлаулар, изге теләкләр күп булды. Иң җылы, иң матур, иң эчкерсез теләкләр, әлбәттә, аның гаиләсеннән, туганнарыннан булды. Рәфкать абый  белән иңне-иңгә куеп  40 елдан артык гомер итүче хатыны Гөлфирә апа үзенең ихлас котлавыннан соң, “мин үзем дә хәзер  Рәфкатьтән ким язмыйм” диеп шаяртып, бик матур шигъри юллар укып китте. Уллары Айдар белән киленнәре Алинәләрнең котлавы һәм теләкләрендә  шулай ук әтиләренә карата ихлас ихтирам һәм ярату ярылып ята иде. Айдар әтисенә күрсәткән хөрмәтләре өчен авылдашларга рәхмәтен җиткерсә,  Алинә китапны бастырып чыгару тарихы, китапны кулга алгач әтисенең ничек шатлануы турында сөйләп китте, җыентыкның үзенә ошаган шигырләре белән безне дә таныштырды. Кичәгә  ике якның да ишле гаиләсеннән туганнар  күп кайткан иде. Алар арасында китапны җыючы, Гөлфирә апаның сеңлесе, Гөлнара Гәрәева да бар.  Якыннары Рәфкать абыйны котлау өчен сәхнәгә күтәрелделәр -  бүләкләр, теләкләр, музыкаль күчтәнәчләр кичәне тагын да ямьләндереп, җанландырып җибәрде. 

     Кичәбез авыл үзешчәннәре Айзилә Рәхимова, Рашидә Гасимова, Раниль Шакирзянов,  Гөлия Гатауллина, Әмир Нигъмәтҗановларның башкаруындагы җырлар белән аралашып барды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

     Шигърият ул күңел халәте, кешенең эчке дөньясы, аның сизгерлеге, батырлыгы.

Бу кичә безгә әнә шул сыйфатларны күрергә, күңелне әдәби сүз белән матурларга, рухи азык алырга, тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга ярдәм итте.     Рәфкать абыйны тагын бер кат юбилее һәм яңа китабы басылып  чыгуы белән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр укып, яңалыкка, алга омтылып яшәвен телибез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.

                       

                               Казанбаш авылы китапханәсе мөдире Рузилә Әүхәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X