Казанда мошенник 76 яшьлек хатын-кызның 260 мең сум акча урлаган
Җинаять эше кузгатылган.
Полиция хезмәткәрләре Казанда 76 яшьлек хатын-кыздан 260 мең сум акча урлаган мошенникларның курьерын тоткарлаган, дип яза «Татар-информ».
Телефон мошенниклары пенсионерга шалтыраткан һәм акча алырга килгән курьер кызга 260 мең сум бирергә күндергән.
Оператив-эзләү чаралары барышында мошенниклар курьерының 22 яшьлек кыз булуы ачыкланган.
Ул үз гаебен тулысынча таныган. Ажа карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев