erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Казанга 9 майда барам дисәң...

Кайда һәм сәгать ничәдә нинди чаралар булачак.

 Бәйрәмнең төп мәйданчыгы Казан Кремле диварлары янындагы Меңьеллык мәйданы булачак. Парад 10:00 дә башлана. Тамашачыларга 9:30га килергә киңәш ителә.

Иң дулкынландыргыч вакыйгаларының берсе – «Үлемсез полк» бөтенхалык акциясе. Колоннаны формалаштыру Карл Маркс һәм Толстой урамнары киселешендә сәг.12:00 дә башлана, ә йөреш үзе 15:00 дә старт ала.Маршрут Карл Маркс, Лобачевский һәм Кремль урамнары буйлап узачак, акция Меңьеллык мәйданында тәмамланачак.

Бәйрәмнең кичке өлеше Меңьеллык мәйданында 19:00 сәгатьтә башлана. Анда сәхнәгә сәнгать осталары, яшьләр коллективлары һәм «Җырлаучы Казан» проекты кысаларында җыелма хор чыгачак. Бәйрәм көне 22:00 дә Казансу елгасы өстендә матур салют белән тәмамланачак.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев