“Казанка” агрофирмасы механизаторлары техник карауга җитди әзерләнгәннәр
Алар техник тикшерү узу турында таныклыклар алачак
8 апрельдә Арча районының “Казанка” агрофирмасында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны чираттагы еллык техник карау уздырылды. Техник карау өчен 25 техника тәкъдим ителде.
“Казанка” агрофирмасы механизаторлары ел саен еллык техник тикшерүгә сыйфатлы әзерләнәләр, техника куелган таләпләргә туры килә һәм техник тикшерүне узу турында таныклык алачак. Тракторчылар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. 2024 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде”, – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Татарстан Республикасының Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев