erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Казансу паркында «Безнең ишегалды» фестивале

Фестивальгә халык күп җыелды.

Арчаның Казансу паркында игелекле күршеләр "Безнең ишегалды" дигән фестиваль булды. Халык күп җыелды. Мәйданда осталык дәресләрендә балалар, олылар рәсем ясады, янәшәдә спорт уеннарында балалар мәш килде. Ярыштылар, төрле спорт уеннарында катнаштылар.
 Фестивальдә Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, республика активы вәкиле Ирада Әюпова, җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидат Алмаз Хисаметдинов, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов катнашты һәм чыгыш ясадылар.
 Фестиваль кунаклары "Безнең ишегалды" программасының ничек тормышка ашырылуы, соңгы биш елда республикада тормышта нинди уңай үзгәрешләр булуы хакында сөйләделәр.

Җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидат Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышы белән фестивальне башлап җибәрде. Ул фестивальгә килүчеләргә рәхмәт әйтте. "Безнең республика зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә, - дип сөйләде. -  Кайда гына барсам да төзелеш һәм ныклап төзекләндерүне күрәсең, безнең республика зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Республикада 40тан артык программа эшли. Безнең Арча районы да программаларны актив рәвештә тормышка ашыра".

 .Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов болай дип сөйләде: "Очрашуга килгән саен әйтәләр иде: менә безнең асфальтыбыз начар, йортыбыз, балаларга уйнарга урыннар юк, дип. Монда булсынмы ул, Казанда, башка районнарда булсынмы - шуларны хәл итә алмыйча җәфалана идек. Менә хәзер программа бар, тормышка ашырыла, шушы мәсьәләләр буенча бер генә мөрәҗәгать тә юк хәзер. Икенче мәсьәлә - коммуналь системаның начар булуы. Аңа да зур  программа эшләнде. Барлык мәсьәләләр дә, шул исәптән сулар да уңай хәл ителер". Республика активы вәкиле Ирада Әюпова үзенең 1971 елгы икәнен, хезмәт хакы, пенсия алмаган авыр вакытларны искә төшереп үтте. Хәзер табиблар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре вакытында лаеклы хезмәт хакы алулары, күп фатирлы йортларның ишегаллары чәчәкле, уңайлы ишегалларына әверелүе, Арчада нинди матур ял паркы - Казансу паркы төзелүе һ.б. уңай күренешләр турында сөйләде. Әйе, тормыш алга бара, үзгәрә. Татарстанның  халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов чыгышының ахырында көлдереп тә алды: "Акчасыз яшәп була, Арчасыз яшәп булмый", - диде. Әйе, Арча ул республиканың хезмәт сөючән халкы, Тукае, дәүләт программаларының уңышлы тормышка ашырылучы белән билгеле  район. 
"Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыруда актив катнашкан кешеләргә Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
 Фестивальдән соң Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Нәсыйбуллинның һәм район үзешчәннәренең концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре