«Казансу» паркы актив яшьләрне үзенә җыйды.
«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында биредә сезонның иң көтеп алынган һәм иң динамик чараларының берсе — сапбордта йөрергә өйрәтү буенча мастер-класс үткәрелде.
Сапбординг быелгы җәйнең иң популяр активлыкларының берсенә әверелде. Шуңа күрә чара яшьләр арасында зур кызыксыну уятты. Дистәләгән катнашучы яр буена җыелып, суда баланс саклау серләренә төшенде, сапбордта йөрүнең төп күнекмәләрен үзләштерде һәм саф һавада күңелле вакыт үткәрде.
Чараны Арча укучылар сарае командасы оештырды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев