erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Үкчәң ярылу - авыру күрсәткече

Чынлыкта, тиренең патологик коры булуына китерүче факторлар бик күп.

Үкчә ярылу өлкән яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук, ул тәннең артык авырлыгы, табаннарны даими карап тормау һәм төрле авырулар (ашказаны-эчәк тракты, шикәр чире, диатез, гөмбәчек һәм башкалар) нәтиҗәсендә дә барлыкка килергә мөмкин.

Үкчәләр ярылганда табибка күренергә кирәк. Шулай ук халык ысулы белән дә дәваланып карагыз.

Бераз суган кабыгы кайнатып, шуңа яңа гына җыеп алынган һәм вакланган бака яфрагы кушыгыз (күләмнәре тигез булырга тиеш). Килеп чыккан катнашмага 1 бал калагы тулыр-тулмас үсемлек мае һәм шулкадәр үк бал һәм он кушыгыз.

Яхшылап камыр басып, аны бераз җәегез һәм авырткан урыныгызга куеп, бинт яисә лейкопластырь белән беркетегез. Әлеге процедура алдыннан аякларыгызны җылы суда тотып, йомшартыгыз.
Сәламәт булыгыз!

Фото: ru.depositphotos.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/kch--yarilu-aviru-k-rs-tkeche-234409/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев